Муслюмовское телевидение - все видео
Новые видео из канала RuTube на сегодня - 17 April 2026 г.
Новые видео из канала RuTube на сегодня - 17 April 2026 г.
28 март көнне Мөслим гимназиясе базасында “Аҗаган 2.0” хәрби-спорт уеннары үткәрелде. Бәйгенең төп максаты – укучыларга патриотик тәрбия бирү. “Аҗаган 2.0” бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабындаТат.Бүләр, Күбәк, Михайловка, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәпләре, гимназия һәм лицей командалары катнашты.Районның ДАИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә даими рейдларга чыга. “Тоннель”, “Игътибар – балалар” профилактик чаралары шундыйлар рәтендә. Бу атнада безнең иҗат төркеме “Язгы каникуллар” операциясендә катнашты.Язгы боз кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра, дип кисәтә белгечләр. Бозның калынлыгы һәркемдә шик уятырга тиеш.Авыллардагы почта бүлекчәләре халык өчен бик кирәк! Вәрәшбаш авылында почта бүлеген җитәкләүче Люба Шәйхетдинованы өлкәннәр “дөньялыкка күпер” дип атый.11 сыйныф укучылары һәм әти-әниләр өчен Мөслим лицеенда – имтиханнарны кабул итү пунктында “Ачык ишекләр көне” узды. Имтиханнар алдыннан үткәрелүче бу чара елдан ел зуррак масштаб ала.Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре арасында спартакиаданың зона этабы узды. Социаль өлкә хезмәткәрләре бәйгесенең тантаналы ачылуында район җитәкчелеге дә катнашты.“Яшьләр һәм балалар”милли проекты райондашларыбызга яңа мөмкинлекләр ача. Әлеге проект ярдәмендә бик күп башлангычлар тормышка ашырыла һәм үсеп килүче буын өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Мөслим политехник техникумы да замана белән бергә атлый. Бу уку елында техникумда 200 укучы белем ала.Язга аяк басу белән механизаторлар басу-кырларга ашыга. Сабан тавышын сагынып көтеп алган уңган кыр эшчеләренең хезмәтенә тиздән тургай моңнары да кушылыр.“Туган як” агрофирмасында техника ремонты төгәлләнеп бетеп килә. Язгы чәчүгә кереп китәчәк техникалар әзерлек сызыгына куелган. Агрофирмада аграр секторны үстерү юнәлешендәге мәсьәләләр һәрвакыт үз югарылыгында чишелеп килә. Теманың дәвамы – алдагы сюжетта.Мөслимдә быел да күләмле ремонт эшләре көтелә. Юл ремонты бу атнада Октябрь авылы юлында башланып китте.Мөслим туган якны өйрәнү музеенда ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Туйчинаның шәхси күргәзмәсе эшләде. Видео - Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева.Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә “Халыклар дуслыгы” дип исемләнгән фестиваль үтте. Һәр сыйныф бер милләтне тәкъдим итте. Чара Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.Хәзер балалар гына түгел, әтиәниләр дә имтихан тапшыра. Шул рәвешле балаларның сынау вакытында ниләр кичерүен аңларга тырышалар. Акциянең төп максаты — катлаулы имтихан чорында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре балаларына психологик ярдәм күрсәтә алсын өчен, әлеге процедура белән якыннан таныштыру.Республика буенча 23 марттан “Язгы каникуллар” операциясе башланды. Төп максат – машина йөртүчеләргә, ата-аналарга һәм балаларга юл иминлеге кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерү. Чара 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.Агымдагы елда террорга каршы милли комитетлар оешуга 20 ел тула. Әлеге комитет һәм урыннарда эшләүче комиссияләр террорчылыкка каршы көрәш юнәлешендә бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итәләр. 45 районда террорга каршы вәзгыятьне контрольдә тотучы, төрле чаралар планын эшләүче җирле комиссияләр эшләп килә. Җирлегебездә дә элеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып барыла."Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге төрле сәләте булган балаларга киң мөмкинлекләр ача. Илья Лошкарев биредә роботларны "өйрәтә". Аның инде бик күп бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе бар. Тулырак - Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева видеосында.